Бүген Министрлыкның «Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау: 2023 ел нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар» дигән киң вәкиллекле йомгаклау утырышы узды.
Министр Эльмира Зарипова үз чыгышында 2023 елда ведомство эше нәтиҗәләре, хезмәт базарындагы вәзгыять, гражданнарга, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә, социаль ярдәм чаралары, ярлылыкка каршы көрәш, «Демография» милли проектының гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук җитештерүдәге имгәнүләр, коррупциягә каршы тору һ. б. мәсьәләләр яктыртылды.
Министрлыкның коллегия утырышында шулай ук статс-секретарь – Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнаштылар.
Казан дәүләт казна дары заводы мисалында республикада кадрлар мәсьәләсен хәл итү турындагы доклад белән предприятие генераль директоры Александр Лившиц чыгыш ясады.
«Ватанны саклаучылар» Дәүләт фондының Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина катнашучыларга фондның эш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов чыгышы муниципаль районда социаль контрактны гамәлгә ашыруга багышланган иде.