Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар өчен иске Яңа ел бәйрәм атмосферасы булдырылды. Моның өчен тәрбияче Ирина Мөслимова «Мелодияне танып бел» уенын үткәрде.
Чара башында Кар Кызы һәм Кыш Бабай барлык социаль хезмәт алучыларны бәйрәм белән котладылар. Конкурс үзе берничә турдан торды. Катнашучыларның кызыксынуын һәм яшен исәпкә алып, мультфильмнардан, совет фильмнарыннан, телетапшырулардан көйләр, шулай ук төрле вакытлардан көйләр сайлап алынган иде.
Чара хлопушкалардан салют һәм күңелле дискотека белән тәмамланды. Иң актив катнашучылар бүләкләр алдылар.