Республиканың 15 муниципаль районында җитештерүдәге имгәнүләр дәрәҗәсе кимеде

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

2023 елда үлем очракларысыз урман хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт оешмалары эшләде. Имгәнүләр очракларының 4 тапкырга үсеше шәхси саклау предприятиеләрендә (1 дән 4 кешегә кадәр), 3 тапкырга үсеше элемтә предприятиеләрендә (0 дән 3 кешегә кадәр), 2,3 тапкырга үсеше төзелеш предприятиеләрендә (9 дән 21 кешегә кадәр) һәм файдалы казылмалар чыгару буенча предприятиеләрендә (8 дән 18 кешегә кадәр) теркәлгән.

Әгерҗе, Азнакай, Арча, Чүпрәле, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Тукай муниципаль районнарында имгәнүләр дәрәҗәсе кимеде.

Имгәнүләр үсеше Әлмәт районында (2,2 тапкырга), Буа муниципаль районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә (2 тапкырга) теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International