Өлкәннәр өчен интернат-йортларда яшәүчеләр нәрсә белән мәшгуль

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ташландык материалдан аяк киеме ясау буенча мастер-класс узды. Бу технологияне учреждениедә узган ел сынап карадылар. Интернат-йортта яшәүчеләрнең берсе, 76 яшьлек Рәшит Кәлимуллин, хәтта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ел саен ведомство карамагындагы стационар учреждениеләр арасында уздырган «Безнең төбәк осталары» республика конкурсында призер булды.

Бу һәнәрне үзләштерергә теләүчеләр социаль хезмәтләр алучылар арасында шактый күп булып чыкты. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә интернат-йортта яшәүчеләр детальләрне тектеләр, аларны бәйләп чыктылар, бер-берсе белән тоташтырдылар.

Дәресләр барышында катнашучыларның үз-үзләрен бәяләве арта, кулларның вак моторикасы яхшыра, хәрәкәтләрнең төгәллеге камилләштерелә.

Әзер әйберләрне ярдәмнәре өчен рәхмәт йөзеннән хәйриячеләргә һәм интернат-йортта яшәүчеләрнең туган көннәренә бүләк итәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан өлкән яшьтәге кешеләрнең иҗади ялын оештыру тәҗрибәсен «Россия» Халыкара күргәзмә-форумында да тәкъдим итте. Кунакларга өлкән яшьтәге гражданнар өчен төрле мастер-класслар тәкъдим ителде: лазер белән кисү ярдәмендә тартмалар һәм салфетка савытлары ясау, кул астындагы материаллардан экопанно ясау буенча мастер-класслар һ. б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International