Буа интернат-йорты карамагындагылар өчен бәйрәм тамашасы оештырылды

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

Бүген Буа районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында иске Яңа елны билгеләп үттеләр. Учреждение белгечләре тарафыннан «Яңача Буратино маҗаралары» тамашасы оештырылды.

Социаль хезмәтләр алучылар уеннарда катнаштылар, Яңа ел җырларын җырладылар, күңелле һәм дәртле музыкага биеделәр. Соңыннан барысына да татлы бүләкләр бирделәр.

Чараның максатлары: коллективны һәм социаль хезмәт алучыларны берләштерү, бәйрәм атмосферасы булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International