Татарстанда инвалидларның мәшгульлеген арттыру буенча чаралар комплексы гамәлгә ашырыла. Эшкә яраклы яшьтәге инвалидлар саны 114 075 кеше тәшкил итә, шуларның 36 033 кешесе эшли, ягъни һәр өченчесе.
Эшкә яраклы яшьтәге инвалидларның мәшгульлек дәрәҗәсе 31,59 % тәшкил итә. Гомумроссия күрсәткече – 27,78 %.
Инвалидларны эшкә урнаштыруда иң яхшы күрсәткечләр Әлмәт, Чистай, Нурлат, Азнакай, Яшел Үзән, Лениногорск, Зәй районнарында һәм Яр Чаллыда.