Татарстанлыларга 49,5 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 49 585 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:

- 12,4 % җитештерүдә (6,1 мең эш урыны);

- 8,5 % транспорт өлкәсендә (4,2 мең эш урыны);

- 8 % төзелеш һәм күчемсез милек өлкәләрендә (4 мең эш урыны);

- 6,6 % сату һәм көнкүреш хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (3,3 мең эш урыны);

- 5,5 % сәнәгатьтә (2,7 мең эш урыны);

- 4,7 % сәламәтлек саклау өлкәсендә (2,3 мең эш урыны);

- 3,4 % мәгариф һәм фән өлкәсендә (1,7 мең эш урыны);

- 1,8 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,9 мең эш урыны);

- 1,2 % консалтингта (0,6 мең эш урыны);

- 17 % – башка өлкәләр (8,4 мең эш урыны);

- 30,9 % – квалификация таләп ителмәгән эшләр (15,3 мең эш урыны).

Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,08 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 4 197 татарстанлы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International