Иске Яңа елны бәйрәм итү Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында традициягә әверелде.
Быел социаль хезмәтләр алучылар кабат Яңа ел чыршысы янына җыелдылар һәм бик яхшы вакыт үткәрделәр. Учреждение белгечләре алар өчен ял кичәсе оештырдылар, театральләштерелгән тамаша әзерләделәр, рус стилендә күңел ачулар үткәрделәр. Бергә Яңа ел җырларын җырладылар, табышмакларны чиштеләр һәм биеделәр.
Яңа ел бәйрәмнәрен тәмамлап, интернат-йортта яшәүчеләр чыршы белән саубуллаштылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.