Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны арту күзәтелә

2024 елның 12 гыйнвары, җомга

2023 елда балалы гаиләләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аша балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына 14,3 млрд сум юнәлтелгән, шул исәптән республика бюджетыннан 12,5 млрд сум, – бу Министрлык бюджетының һәр икенче сумы.

Демография мәсьәләсе актуальлеген югалтмый. Татарстан Республикасында, гомумән Россия Федерациясендә кебек үк, 2017 елдан туучылар саны кимүгә карамастан, 2023 елның гыйнвар–октябрь айларында 1000 кешегә туучылар саны 9,1 тәшкил итте, бу Идел буе федераль округы буенча (8,1) һәм Россия Федерациясе буенча (8,7) күрсәткечләрдән югарырак.

Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны арту күзәтелә. 10 ел эчендә аларның саны 2 тапкыр арткан – 24,4 мең гаиләдән (2013 елның 1 гыйнварына) 50,2 мең гаиләгә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International