Татарстанда игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Физика белгечләре» турниры уздырылды.
«2014–2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 4 нче социаль участокта тренинглар үткәрде. Чараларда 45 яшүсмер катнашты.
Татарстанда махсус хәрби операциядән кайткан гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап хезмәт күрсәтүгә зур әһәмият бирелә. Бу аларның җайлашуына һәм тыныч тормышка кайтуына ярдәм итә.
2024 ел Президент Владимир Путин Указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә.
Бүген Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру өчен вакансияләр ярминкәсе уза. Эш эзләүчеләргә 15 эш бирүче вакансияләрен тәкъдим итә.
25 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар «Һөнәр һәм осталык» дәресендә катнаштылар. Алар һөнәр сайлаганда күп факторларны исәпкә алырга кирәклеген белделәр: үз теләкләреңне, психологик үзенчәлекләреңне һәм мөмкинлекләреңне, хезмәт базары ихтыяҗларын һ. б.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сенсор бүлмәсендә ял итү дәресләре үткәрелә. Аларны белгеч Ксения Хваткова үткәрә.
Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә рәсми теркәлгән эшсезләр сыйфатында 4 009 кеше исәптә тора, бу ел башына караганда 285 кешегә кимрәк.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында менталь тайпылышлары булган гражданнарны социализацияләү һәм тернәкләндерү эше дәвам итә.
Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Фирүзә Яриева «Минем гаиләм» дигән чара үткәрде. Дәреснең максаты – катнашучыларга гаилә функцияләре һәм кыйммәтләре турында сөйләү.