Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сенсор бүлмәсендә ял итү дәресләре үткәрелә. Аларны белгеч Ксения Хваткова үткәрә.
Чараларда аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар да катнаша. Фиброоптик җепселләр куллану яхшы эффект бирә. Төрле төстәге ялтырап торган җепләрне барлаганда, социаль хезмәтләр алучылар тынычлана, мускуллар ял итә.
«Яктылык, төс һәм тавыш терапиясе, тактиль хисләр белән бергә, барлык тойгы органнары аша тәрбияләнүчеләрнең халәтенә уңай йогынты ясый. Өстәмә рәвештә музыка терапиясен дә кулланабыз», – ди Ксения Хваткова.
Мондый комплекслы тернәкләндерү яхшы нәтиҗәләр бирә: барлык яшәүчеләрнең дә эмоциональ фоны яхшыра, алар үз сәламәтлекләрен торгызу буенча актив эшкә әзерләнәләр.