2023 елда мәшгульлек үзәкләренә махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары арасыннан 56 кеше мөрәҗәгать итте

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанда махсус хәрби операциядән кайткан гражданнарга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап хезмәт күрсәтүгә зур әһәмият бирелә. Бу аларның җайлашуына һәм тыныч тормышка кайтуына ярдәм итә.

Мәшгульлек хезмәте органнары «Ватанны саклаучылар» Дәүләт фонды филиалы белән актив хезмәттәшлек итә, анда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар бердәм тәрәзә форматында консультация ала ала, шул исәптән мәшгульлек мәсьәләләре буенча да. Белгечләр мәшгульлек хезмәте күрсәткән хезмәтләр, хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән чаралар турында хәбәр итә.

Гомумән алганда, 2023 елда республика буенча мәшгульлек үзәкләренә махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары арасыннан 56 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта бүген журналистлар белән әңгәмәдә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстанда яшәүче 25 кеше эшкә урнашкан, 9 кеше укырга җибәрелгән.

Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә узган ел тиешле эш эзләү максатыннан махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары арасыннан 19 кеше мөрәҗәгать иткән. Алар һөнәри юнәлеш бирү, психологик ярдәм, социаль адаптация буенча хезмәтләр алган. Өч татарстанлы һөнәри белем алуга җибәрелгән. Үзмәшгульлеккә ярдәм итү хезмәтен алып, бер кеше үз эшен ачкан һәм дәүләттән финанс ярдәме алган. Казанда максатчан төркемнең 4 кешесе эшкә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International