Биектау балалары һәм яшүсмерләре үз-үзеңне аңлы тотышка өйрәнәләр

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«2014–2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы тору» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 4 нче социаль участокта тренинглар үткәрде. Чараларда 45 яшүсмер катнашты.

Катнашучылар «Көймә» проектив методикасын үтәделәр, үз шәхесләренең үзенчәлекләре турында белделәр. Метафорик тренинг режимында башлангыч мәктәп яшендәге балалар куркыныч сигналларын билгеләргә өйрәнде. Практик өлештә яшүсмерләр эмоцияләр турында күзаллау формалаштырдылар, эмоцияләрне конструктив белдерү ысуллары турында белделәр.

Дәресләр балигъ булмаганнарда стресска каршы тору дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International