ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

25 декабрьдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Мария Исаева җенси кагылгысызлык турында мәгълүмати сәгать үткәрде.

Минзәлә районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре азык-төлек кибетендә булдылар.

Балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне профилактикалау программасы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль участокларда дәрес үткәрде. «Минем сыйфатларым» темасына үткәрелгән чараларда риск төркемендәге балигъ булмаганнар һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

21 февральдән 3 мартка кадәр Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры узачак.

Еш кына рәсем аша үз хисләреңне белдерү, иҗади сәләтләреңне ачу җиңелрәк. Шуңа күрә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле арт-терапевтик методикалар актив кулланыла.


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2024» республика конкурсының зона туры узды. Ел ир – аты: хатын-кыз карашы 2024. Конкурста 15 кеше катнашты.

«Өлкән буын» федераль проекты кысаларында көн саен «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең махсус автотранспорты белән 65 яшьтән өлкәнрәк авыл кешеләрен үзәк район хастаханәсенә алып баралар. 2024 елда чаралар белән 850 кешене колачлау планлаштырыла.

Яр Чаллы шәһәренең рәсем галереясендә «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен Гаилә елына багышланган чара уздырдылар.

Менделеевск районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында һәр көнне махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен гуманитар ярдәм әзерлиләр.

24 гыйнварда Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов күпбалалы гаиләләргә ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде һәм гаилә традицияләрен саклаганнары өчен рәхмәт белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International