Кукмара районының «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Фирүзә Яриева «Минем гаиләм» дигән чара үткәрде. Дәреснең максаты – катнашучыларга гаилә функцияләре һәм кыйммәтләре турында сөйләү.
Балалар гаилә турында кыска метражлы фильм карадылар. Аннан соң гаилә, гаилә бәйрәмнәре һәм традицияләре турында сөйләшү булды. Шулай ук тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең һәрберсе гаилә символын ясады һәм үз гаиләсенең тарихын сөйләде.