Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында менталь тайпылышлары булган гражданнарны социализацияләү һәм тернәкләндерү эше дәвам итә.
Бүлектә инде өченче ел «Баш миенең уң як ярымшары ярдәмендә рәсем ясау дөньясы» технологиясен гамәлгә ашыралар. 22 гыйнварда интуитив рәсем ясау буенча чираттагы дәрес узды. Мастер-класста катнашучылар сәнгать дөньясына чумдылар һәм матур рәсемнәр ясадылар.
Даими рәвештә рәсем ясау хәтер һәм фикерләүне яхшырта. Рәсем формаларны, төсләрне, текстураларны күрү һәм аңлау сәләтен үстерә. Бу әйләнә-тирә дөньяны яхшырак аңларга ярдәм итә.
Бүлек тәрбияләнүчеләренең иң яхшы эшләре төрле конкурсларда катнаша һәм призлы урыннар ала.