«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә һөнәр сайларга өйрәтәләр

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25 гыйнварда Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар «Һөнәр һәм осталык» дәресендә катнаштылар. Алар һөнәр сайлаганда күп факторларны исәпкә алырга кирәклеген белделәр: үз теләкләреңне, психологик үзенчәлекләреңне һәм мөмкинлекләреңне, хезмәт базары ихтыяҗларын һ. б.

Шулай ук катнашучыларны һөнәр сайлау формуласы белән таныштырдылар. Социаль хезмәтләр алучылар, бу формуланы кулланып, үзләренә туры килгән һөнәр эзләделәр.

Чарада ун кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International