Бүген Казанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыру өчен вакансияләр ярминкәсе уза. Эш эзләүчеләргә 15 эш бирүче вакансияләрен тәкъдим итә.
Татарстанлыларга тәкъдим ителгән вакансияләр арасында ПУ станоклары операторы, буяучы, техник куркынычсызлык хезмәте начальнигы, фрезерлаучы, слесарь, инженер-конструктор, инженер-механик, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, аш пешерүче, машинист, икътисадчы, токарь, шофер, инженер-химик, җыештыручы, кассир, клиентлар белән эшләү буенча белгеч, буфетчы, кондитер, архивчы, сакчы һ. б.
Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, бу махсуслаштырылган чара беренче булмавын ассызыклады. Республикада узган елдан башлап махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен вакансияләр ярминкәләре актив үткәрелә. Ярминкәгә килүчеләргә эш табарга гына түгел, ә резюме төзергә дә ярдәм итәләр. Шулай ук мәшгульлек хезмәте белгечләре һөнәри юнәлеш бирү, психологик ярдәм, социаль адаптация, үзмәшгульлеккә ярдәм итү буенча хезмәтләр күрсәтәләр.
Бүгенге көндә Казанда 15 654 вакансия теркәлгән. Аларны 1 144 эш бирүче тәкъдим итә. Вакансияләр структурасында эшче һөнәрләр өстенлек итә – 62 %.
2024 елның гыйнвар башына Казан шәһәрендә рәсми теркәлгән эшсез гражданнар саны 1 765 кеше тәшкил итә. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,27 %.