Татарстанда игълан ителгән Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Физика белгечләре» турниры уздырылды.
Социаль хезмәтләр алучылар ике командага бүленде. Беренче тур викторина иде. Икенче турда тематик кроссвордлар чиштеләр. Барысы да физик тәҗрибәләр үткәрү белән тәмамланды.
Интернат-йортта мондый танып белү чаралары еш үткәрелә. Алар социаль хезмәтләр алучыларның хәтерен, әйләнә-тирә дөньяга кызыксынуны үстерергә ярдәм итә.