Минзәләнең эшләми торган яшьләре өчен кулинар мастер-класс

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 ел Президент Владимир Путин Указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә елында традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә.

23 гыйнварда «Калейдоскоп» программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре эшләмәүче яшьләр өчен аш-су дәресе оештырдылар. Узган дәрестә катнашучыларга өй эше бирелгән иде – үз гаилә серләрен һәм аш-су традицияләрен өйрәнергә. Дәрес гаилә традицияләре турында фикер алышудан башланды.

Мастер-класс башланыр алдыннан психолог балалар белән нейрогимнастика үткәрде. Аннары торт әзерли башладылар. Чәй табыны артында һәркем үз эшенең нәтиҗәсе белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International