2024 ел Президент Владимир Путин Указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. 26 гыйнварда Тукай районының «Шәфкать» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлова һәм ЗАГС бүлеге вәкиле Энҗе Хафизова Миргалимовлар гаиләсен котладылар.
Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, әнигә карата хөрмәт тәрбияләү максатларында Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Җирдә барысы да ана кулыннан» дигән чара үткәрде.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр һәм туганнар өчен Карау мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Уку төркемле формада оештырылды. Вз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарны күчерү эргономикасы нигезләре турында сөйләштеләр.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты командасы «Үз биеклегеңне яула. Төбәкләр берлеге» проекты кысаларында беренче сайлап алу уенда җиңде. Алабугалылар Самара өлкәсе командасын җиңде.
27 гыйнварда ил Ленинградны фашист блокадасыннан азат итүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Бүген Санкт-Петербургта мемориаль чаралар, күргәзмәләр һәм концертлар, «Хәтер шәме», «Блокадалы ут» истәлекле акцияләре, урам тамашалары һ. б. уза.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов берничә ел дәвамында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына шефлык итә. Ул учреждение эшләреннән хәбәрдар булып кына калмый, ә интернат-йортка даими ярдәм дә итә.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәре Әлфия Садриева «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2024» республика конкурсының зона этабында катнашучыларның берсе булды. Ул кичә Апас муниципаль районының мәдәният йортында узды.
Бүген Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре, Татарстан Республикасы инвалидларның «Спорт хәрәкәте» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән, шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар.
Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бөтен гаилә белән китап киштәсе янында» марафоны уздырдылар.
25 гыйнварда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Тукай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күчмә дәрес үткәрде. «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында укыту дәресендә карауны гамәлгә ашыручы хезмәткәрләр катнашты.