Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бөтен гаилә белән китап киштәсе янында» марафоны уздырдылар.
Атна дәвамында ата-аналар балалары белән бергә китап укыды һәм укыган китаплары белән алмашынды. Бергәләп уку – гаиләне ныгытуның эффектив ысулы. Мондый традицияләр рухи аралашуга һәм үзара аңлашуга ярдәм итә, шулай ук балага үзен яраткан итеп хис итәргә мөмкинлек бирә.