Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәре Әлфия Садриева «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2024» республика конкурсының зона этабында катнашучыларның берсе булды. Ул кичә Апас муниципаль районының мәдәният йортында узды.
26 катнашучы үзләренең осталыкларын күрсәтте. Күңелле җырлар, шигырьләр, биюләр, театральләштерелгән тамашалар һәм конкурсантларның артистлыгы бер тамашачыны да битараф калдырмады.
Әлфия Садриева «Минем язмышым – минем һөнәрем» номинациясендә җиңү яулады.