2024 ел Президент Владимир Путин Указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. 26 гыйнварда Тукай районының «Шәфкать» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлова һәм ЗАГС бүлеге вәкиле Энҗе Хафизова Миргалимовлар гаиләсен котладылар.
Социаль хезмәт алучылар 65 ел бергә. Тимер туй хөрмәтенә аларга муниципаль район башлыгы Файл Камаевтан котлау открыткасы, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды.
Мингалимовлар гаиләсе комплекслы үзәккә һәм социаль яклау тармагына күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерде.