«Чишмә» үзәгенең Карау мәктәбендә дәрес үткәрделәр

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр һәм туганнар өчен Карау мәктәбенең чираттагы дәресе узды. Уку төркемле формада оештырылды. Вз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарны күчерү эргономикасы нигезләре турында сөйләштеләр.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль эш белгечләре хәрәкәтсез калган кешене ничек куркынычсыз күчерергә, кече тернәкләндерү чараларын ничек кулланырга икәнен җентекләп аңлаттылар, мисаллар күрсәттеләр. Шулай ук куркынычсыз мохит булдыру буенча киңәшләр бирелде. Тыңлаучылар өлкәннәрне карау һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту өчен куллану өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International