Татарстан делегациясе Ленинградны блокададан азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан уздырылган чараларда катнаша

2024 елның 27 гыйнвары, шимбә

27 гыйнварда ил Ленинградны фашист блокадасыннан азат итүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Бүген Санкт-Петербургта мемориаль чаралар, күргәзмәләр һәм концертлар, «Хәтер шәме», «Блокадалы ут» истәлекле акцияләре, урам тамашалары һ. б. уза. 21:00 сәгатьтә артиллерия салюты узачак. Һәр залп традицион рәвештә Ленинград оборонасы геройларына, совет хәрби җитәкчеләренә, тыл хезмәтчәннәренә һәм блокадалы шәһәрдә яшәүчеләргә багышланачак.

Чараларда катнашу өчен Петербургка Татарстан делегациясе дә килде. Республика вәкилләре Пискарев мемориаль зиратында «Ана-Ватан» монументына чәчәкләр салу тантанасында катнаштылар. Хәтер аллеясында алар һәлак булган татарстанлыларның истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International