30 гыйнварда Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында халык уеннары фестивале узды. Чараны Рамилә Усмановна җитәкчелегендәге «Бөгелмә скаутлары» отряды үткәрде.
Балаларны спорт-сәламәтләндерү ягыннан тәрбияләү, физкультура һәм спорт белән кызыксынуны арттыру максатларында Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында саф һавада уеннар уздырылды.
30 гыйнварда Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик чара уздырдылар.
Минзәләдә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2024» республика конкурсының зона туры узды.
«Бергә булдырабыз» проекты һәм һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге кысаларында Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге тәрбияләнүчеләре өчен хоккейга бару оештырдылар.
29 гыйнварда Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россиядә Гаилә елына багышланган чара узды.
2024 ел Президент Владимир Путин Указы белән Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да тематик чаралар үткәрелә башлады. Шулай итеп, чаралар циклын концерт ачып җибәрде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
2024 ел башыннан Зәй муниципаль районында гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңү нәтиҗәсендә грант ярдәме алган «Өйдәге ярдәмче» социаль проекты гамәлгә ашырыла.
Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен «Син нык тордың, бөек Ленинград!» дигән хәрби-патриотик чара уздырдылар.