«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә шашка һәм дартс буенча турнир узды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре, Татарстан Республикасы инвалидларның «Спорт хәрәкәте» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев ярдәме белән, шашка һәм дартс буенча ярышлар оештырдылар.

Чарада 75 кеше катнашты. Призлы урыннарны Игорь Исинеев, Әхтәм Муксинов, Гадания Жалалова, Ксения Нестеренко, Мәдинә Нуриәхмәтова, Лим Эсуни, Илнур Таһавиев һәм Фәгыймә Исламшина алды.

Шәһәр Советы депутаты, «Автократ» ҖЧҖ генераль директоры Илнар Исмәгыйлев исеменнән җиңүчеләргә дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләр, ә барлык катнашучыларга татлы призлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International