25 гыйнварда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Тукай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күчмә дәрес үткәрде. «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында укыту дәресендә карауны гамәлгә ашыручы хезмәткәрләр катнашты.
Дәресләрдә алган белемнәр яңа тормыш шартларында өлкән кешенең яки инвалидның оптималь уңайлы тормыш дәрәҗәсенә ирешергә ярдәм итә.