Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов берничә ел дәвамында Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына шефлык итә. Ул учреждение эшләреннән хәбәрдар булып кына калмый, ә интернат-йортка даими ярдәм дә итә.
Бу юлы Николай Атласов учреждениегә өч яңа кулер тапшырды, алар өлкәннәрне һәм инвалидларны тәүлек әйләнәсе кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү өчен кулланылачак. Шулай ук депутат интернат-йортта булды, беренче катта яшәүчеләрнең бүлмәләрендә барган ремонт барышы белән танышты.