Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты командасы «Үз биеклегеңне яула. Төбәкләр берлеге» проекты кысаларында беренче сайлап алу уенда җиңде. Алабугалылар Самара өлкәсе командасын җиңде.
Уенның темасы «Регионнар» иде, атап әйткәндә, Самар һәм Төмән өлкәләре, Дон крае. Алабуга командасы катнашучылары әзерлек эшенә бөтен җаваплылык белән карадылар. Һәр көн алар әңгәмәләр, викториналар, тестлар узу, документаль фильмнар карау формасында бергәләп төбәкләрне өйрәнделәр.
Социаль хезмәт алучылар яңа уеннарда катнашуны һәм җиңүне дәвам итәргә планлаштыралар.
«Үз биеклегеңне яула. Төбәкләр берлеге» проекты Президент грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.