7 февральдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Актлар залында Түбән Кама, Бөгелмә, Азнакай һәм Сарман районнарының комплекслы үзәкләре вәкилләре җыелды. Балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны профилактикалау, үз составында ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза чаралары алган балигъ булмаганнар булган гаиләләр белән эшләү турында фикер алыштылар.
Социаль яклау, сәламәтлек саклау учреждениеләре, Яр Чаллы шәһәренең муниципаль автоном учреждениеләре белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итә.
Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен Яр Чаллы дәүләт педагогия университетына экскурсия оештырылды.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге каршындагы мәйданчыкта «Кышкы күңел ачулар» спорт-күңел ачу чарасы узды.
«Бердәм Россия» партиясе рәисенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе оештырган социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында 7 февральдә Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә булды.
Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре, Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында, шәҗәрә агачы төзү буенча «Минем гаиләм тарихы» мастер-классы үткәрделәр. Чара гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
6 февральдә Әлмәт районының социаль яклау идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләре буенча балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм көне узды.
Гаиләне һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен 2024 ел Президент Владимир Путин тарафыннан Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.
Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Фәния Гайнетдинова «Без ата-аналар» технологиясе буенча дәрес үткәрде.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Яшь уйлап табучылар» дигән әңгәмә-презентация үткәрделәр. Чара Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елына багышланган.