Казандагы көндезге тору бүлегендә депутат Максим Топилин булып китте

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

«Бердәм Россия» партиясе рәисенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе оештырган социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында 7 февральдә Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә булды.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева менталь инвалидлар өчен озата барулы яшәүне оештыруның төбәк системасын, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Кунаклар уку-күнекмә фатирында, сенсор бүлмәләрендә, «Кибет» уку-күнекмә кабинетында, тренажер залында булдылар. Иҗат остаханәсендә алар МХО катнашучылар өчен Ватанны саклаучылар көненә открыткалар ясау буенча мастер-класста катнаштылар.

Максим Топилин социаль хезмәтләр алучылар һәм көндезге тору бүлеге хезмәткәрләре белән аралашты, гражданнардан социаль хезмәт күрсәтүнең сыйфатыннан канәгать булу-булмаулары белән кызыксынды, сораулар һәм теләкләр тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International