Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Фәния Гайнетдинова «Без ата-аналар» технологиясе буенча дәрес үткәрде. Бу технологиянең максаты – балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне иртә профилактикалау, ата-аналар һәм балаларның уртак эшчәнлеге аша социаль хезмәт күрсәтүдәге гаиләләрдә җаваплы ата-аналык формалаштыру.
Технология этаплап гамәлгә ашырыла – оештыру-диагностика, төп һәм йомгаклау этаплары. Ата-аналар һәм балаларның уртак эше аларның үзара мөнәсәбәтләрен ныгыта, шулай ук рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаша, гаилә мөнәсәбәтләре культурасы үсеш ала.