Әлмәттә гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

6 февральдә Әлмәт районының социаль яклау идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләре буенча балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм көне узды.

Чарада адвокат Татьяна Хәйретдинова, Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгенең эшкә урнаштыру бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Светлана Дементьева, «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге юрисконсульты Эльвира Юнысова катнашты.

Хокукый ярдәм сорап балигъ булмаган балалар тәрбияләүче ике хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аларның сораулары алимент түләтүгә гариза бирү һәм бурычлы кешене эзләү тәртибенә кагыла иде. Барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде, аңлатмалар һәм киңәшләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International