Яр Чаллыда көндезге тору бүлеге карамагындагылар педуниверситетта булдылар

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен Яр Чаллы дәүләт педагогия университетына экскурсия оештырылды.

Университет җитәкчелеге кунаклар өчен Универсаль педагогик компетенцияләр технопаркы һәм «Кванториум» педагогик технопаркы буенча экскурсия үткәрде. Социаль хезмәт алучылар физика, химия, биология, физиология һәм робототехника буенча цифрлы лабораторияләрнең заманча җиһазларын күрделәр. Чарада катнашучылар шулай ук технопарк лабораторияләрендә булдылар, махсус күзлекләр ярдәмендә виртуаль дөньяга чумдылар. Интерактив өстәлдә тәрбияләнүчеләр кеше төзелешен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International