ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2024 ел
җомга

Интернет-куркынычсызлык буенча чираттагы профилактик эш кысаларында Буа шәһәренең «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Мәгълүмати куркынычсызлык галактикасы» өстәл уенын кулланып чара үткәрде. Анда «Преодоление» клубыннан балалар катнашты.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ашарга яраклы элементлардан композицияләр ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Бу технологияне учреждениедә узган елның июненнән бирле кулланалар.

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәгълүмати-танып белү сәгате узды. Ул Россиядә ел саен 7 февральдә билгеләп үтелә торган Кышкы спорт төрләре көненә багышланган иде.

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар өчен сәламәтлек сәгате үткәрелде. «Актив озын гомерлелек» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында, тормыш активлыгын арттыру максатыннан, социаль хезмәтләр алучылар физик күнегүләр ясадылар, нейробика белән шөгыльләнделәр, өстәл спорт уеннары буенча турнирда ярыштылар, велотренажерда күнегүләр ясадылар.


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» региональ чемпионатында катнашуга әзерләү дәвам итә.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү акциясендә катнашты. Хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар икенчел чималдан шәмнәр ясадылар.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проекты гамәлгә ашырыла. Татарстан анда 2019 елдан бирле катнаша. Проект кысаларында республиканың барлык муниципаль районнарында, шәһәр округларында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре базасында көндезге тору бүлекчәләре (төркемнәре) ачылды.

Шушы көннәрдә Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кышкы спорт төрләре көне узды. Учреждение белгечләре социаль хезмәтләр алучылар өчен спорт чарасы үткәрделәр. Ул өлкән буын кешеләрен актив яшәү рәвеше, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

Татарстанда психик тайпылышлары булган 90 меңгә якын кеше яши, шул исәптән Казанда – 26 мең кеше. Соңгы дүрт ел дәвамында беренчел балалар инвалидлыгы структурасында алар беренче урынны ала, дип сөйләде менталь тайпылышлары булган инвалид балаларның ата-аналарының башкарма хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән очрашуында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Ел саен 7 февральдә Россиядә Кышкы спорт төрләре көне билгеләп үтелә. Бәйрәм Россия Олимпия комитеты инициативасы белән 2014 елда Сочида Олимпиада ачылу еллыгына багышланган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International