Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге каршындагы мәйданчыкта «Кышкы күңел ачулар» спорт-күңел ачу чарасы узды.
Ике командага бүленеп, социаль хезмәтләр алучылар төрле эстафеталарда катнаштылар, тизлекләрен, җитезлекләрен һәм чыдамлыкларын күрсәттеләр. Шулай ук катнашучылар командада эшләү осталыгын күрсәттеләр. Ахырда барысын да кайнар витаминлы чәй белән сыйладылар.
Мондый чаралар физик форманы яхшыртып һәм сәламәтлекне ныгытып кына калмый, ә тернәкләнүчеләрнең тормышын яңа якты тәэсирләр белән дә баета.