ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге каршындагы мәйданчыкта «Кышкы күңел ачулар» спорт-күңел ачу чарасы узды.


7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

«Бердәм Россия» партиясе рәисенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе оештырган социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында 7 февральдә Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә булды.

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре, Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында, шәҗәрә агачы төзү буенча «Минем гаиләм тарихы» мастер-классы үткәрделәр. Чара гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.

6 февральдә Әлмәт районының социаль яклау идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләре буенча балигъ булмаган балаларны тәрбияләүче гаиләләргә хокукый ярдәм көне узды.

Гаиләне һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен 2024 ел Президент Владимир Путин тарафыннан Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде.

Теләче районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Фәния Гайнетдинова «Без ата-аналар» технологиясе буенча дәрес үткәрде.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Яшь уйлап табучылар» дигән әңгәмә-презентация үткәрделәр. Чара Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елына багышланган.

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен бию терапиясе дәресләре дәвам итә, ул аларны тернәкләндерүнең аерылгысыз өлеше булып тора.

6 февральдә Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме яшьләре һәм ата-аналар өчен тегү остаханәсенә гаилә экскурсиясе оештырдылар.


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International