Лениногорск шәһәрендә стажировка мәйданчыгы эшли башлады

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

7 февральдә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә стажировка мәйданчыгы эшли башлады. Актлар залында Түбән Кама, Бөгелмә, Азнакай һәм Сарман районнарының комплекслы үзәкләре вәкилләре җыелды. Балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны профилактикалау, үз составында ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза чаралары алган балигъ булмаганнар булган гаиләләр белән эшләү турында фикер алыштылар.

Очрашуда «Исток–Башлангыч» үзәге белгечләре тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ведомствоара хезмәттәшлек, максатчан төркем белән комплекслы эш, нәтиҗәле социаль технологияләр күрсәттеләр.

Ахырда катнашучылар аттестация үттеләр һәм сертификатлар алдылар.

Киләсе утырыш апрель аена планлаштырылган. Инде 17 кеше катнашырга теләк белдергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International