Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре, Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында, шәҗәрә агачы төзү буенча «Минем гаиләм тарихы» мастер-классы үткәрделәр. Чара гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Социаль хезмәтләр алучы Андрей Сельский үз гаиләсенең тамырларын бик яхшы белә. Нәсел шәҗәрәсен төзүдә аның абыйсы Владимир да актив катнашты. Интернат-йортта яшәүче кеше, балачагын, яшьлеген һәм якын кешеләрен искә алып, чын күңелдән шатланды.