Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Яшь уйлап табучылар» дигән әңгәмә-презентация үткәрделәр. Чара Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елына багышланган.
Дәреснең максаты – уйлап табучыларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү, илебезнең ачышлары белән горурлану.
Социаль хезмәтләр алучылар кар машинасын, су асты көймәсен, батутны, туңдырманы, Брайль шрифтын һ. б. кем һәм ничек уйлап чыгарганлыгын белделәр.
Мавыктыргыч чарада 10 кеше катнашты.