Социаль яклау, сәламәтлек саклау учреждениеләре, Яр Чаллы шәһәренең муниципаль автоном учреждениеләре белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге мәгълүмати очрашулар үткәрүне дәвам итә.
Чираттагы чара хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр катнашында узды. Аларга өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге эшчәнлеге, озак вакыт карау системасы кысаларында күрсәтелә торган социаль хезмәтләр турында сөйләделәр. Очрашуда катнашучылар шулай ук «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты һәм андый гаиләне булдыру кагыйдәләре турында белделәр.
Ахырда тыңлаучыларга «Ышаныч» үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материал тапшырылды.