ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

13 февральдә «Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләрнең региональ рейтингында катнашучы оешмаларның эшчәнлеген бәяләү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Мондый рейтинг беренче тапкыр төзелә, моннан соң ул ел саен булачак.

Россиядә Президент Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы «Гаилә кыйммәтләре» дигән викторина үткәрде.

Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркемендәге яшьләр өчен тегү буенча мастер-класс үткәрделәр. Моңа кадәр яшьләр тегү остаханәсендә булганнар иде, анда аларны тукымаларның үзлекләре, тегү кирәк-яраклары, энә белән эшләү ысуллары белән таныштырдылар. Узган дәрестә алар практикага керештеләр һәм картина ясадылар.

Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Чулпан Бадьина аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән бармак терапиясе элементлары белән пластилинография дәресе үткәрде.

Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар чаңгы ярышлары буенча шәһәр фестивалендә катнаштылар. Мондый ярышлар ел саен үткәрелә. Анда профессиональ спортчылар гына түгел, ә кышкы спортны яратучылар да катнаша ала.

Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы «Бөтендөнья куркынычсыз интернет көне» уен дәресе үткәрде. Чарада 3 нче социаль участокның балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары катнашты.

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге һәм инвалид аз хәрәкәтләнүче гражданнарның ялын оештыру һәм иҗади потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә.

15 февральдә Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулуга багышланган батырлык дәресе узды.

3 нче социаль участокта Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, авыл клубы һәм Печище авылының китапханәсе мөдирләре «Әфган сугышы – тере хәтер» дигән чара уздырдылар.


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

13 февральдә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында «Балигъ булмаганнарның психоэмоциональ травмаларын җиңүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле практикалар: Казан шәһәрендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тәҗрибәсе» дигән стажировка мәйданчыгы оештырылды. Аның эшендә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар белгечләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International