Казанда социаль тармак белгечләре өчен стажировка мәйданчыгы оештырылды

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

13 февральдә Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге базасында «Балигъ булмаганнарның психоэмоциональ травмаларын җиңүгә юнәлдерелгән нәтиҗәле практикалар: Казан шәһәрендәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тәҗрибәсе» дигән стажировка мәйданчыгы оештырылды. Аның эшендә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар белгечләре катнашты.

Чарада катнашучыларга психоэмоциональ травмалары булган балаларга, шул исәптән сугыш зоналарыннан кайтучы балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проектны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе, шулай ук үзәк психологлары тарафыннан балигъ булмаганнарга һәм аларның гаиләләренә тормыш ситуацияләрендә психотравманы җиңүдә социаль-психологик ярдәм күрсәтү өчен эшләнгән программалар тәкъдим ителде.

Учреждениеләрнең тәкъдим ителгән практиканы гамәлгә кертүгә әзерлеген арттыру максатыннан ярдәм күрсәтү алгоритмнарына, методологиягә, инструментарийларга, коррекция һәм тернәкләндерү эшенең үзенчәлекләренә, сенсор бүлмәләре җиһазларын куллану үзенчәлекләренә зур игътибар бирелде.

Шулай ук белгечләр диагностик инструментарий белән таныштылар, арт-терапевтик техникалар, метафорик ассоциатив карталар, индивидуаль һәм төркем форматында эшләү методикалары белән эшләү күнекмәләрен үзләштерделәр.

Ахырда катнашучылар кейслар белән эшләү форматында аттестация үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International