Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркемендәге яшьләр өчен тегү буенча мастер-класс үткәрделәр. Моңа кадәр яшьләр тегү остаханәсендә булганнар иде, анда аларны тукымаларның үзлекләре, тегү кирәк-яраклары, энә белән эшләү ысуллары белән таныштырдылар. Узган дәрестә алар практикага керештеләр һәм картина ясадылар.
Белгечләр хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аерым игътибар бирделәр. Яшьләр үзләре энә саплап карадылар һәм тегәргә тырыштылар. Балалар энә белән эш итәргә өйрәнгәч, аларга зур төймә тегәргә бирделәр, алдан моны ничек эшләргә икәнен күрсәттеләр. Бу бик авыр эш иде, әмма янда һәрвакыт ярдәмчеләр булды.