3 нче социаль участокта Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, авыл клубы һәм Печище авылының китапханәсе мөдирләре «Әфган сугышы – тере хәтер» дигән чара уздырдылар.
Балаларга кунакка сугыш хәрәкәтләре ветераннары җәмгыяте рәисе Сергей Плеханов һәм «Мәдәниятләр диалогы» район музее җитәкчесе Анжелика Решетова килде. Яшь социаль хезмәтләр алучылар Әфган сугышында катнашучы Сергей Александровичның истәлекләрен зур игътибар белән тыңладылар. Анжелика Михайловна районда туган Әфган сугышчылары турында сөйләде һәм балаларны музей экспонатлары белән таныштырды. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.