«Гармония» үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләрнең кызыклы ялын оештыралар

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге һәм инвалид аз хәрәкәтләнүче гражданнарның ялын оештыру һәм иҗади потенциалын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә. Физик халәтләрен ныгыту кебек үк, олы яшьтәге кешеләргә акыл эшчәнлеген сакларга кирәк.

Шушы көннәрдә өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Инга Шәрипова доминода уйнарга теләгән өлкән яшьтәге әби янына барды. Уен социаль хезмәтләр алучыда җылы хисләр уятты һәм кәефен күтәрде.

Уен терапиясе – олы яшьтәге кешеләр өчен файдалы ял. Уеннар тискәре фикерләрдән һәм көнкүреш проблемаларыннан читкә юнәлтә ала, психологик халәтне яхшырта, стресс дәрәҗәсен киметә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International