Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы «Бөтендөнья куркынычсыз интернет көне» уен дәресе үткәрде. Чарада 3 нче социаль участокның балигъ булмаган социаль хезмәт алучылары катнашты.
Балаларны балалар һәм яшүсмерләр өчен «Мәгълүмати куркынычсызлык галактикасы» өстәл уены белән таныштырдылар. Катнашучылар яңа терминнар белделәр, бирем карталары ярдәмендә сорауларга җавап бирделәр. Шулай итеп алар Тнтернетта куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен кабатладылар.