Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру һәм Гаилә елын үткәрү планнары турында» дигән темага брифинг уза.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бармак гимнастикасы буенча мастер-класс узды. Аны социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева үткәрде.
Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә суда рәсем ясау буенча дәрес үткәрелде. Балаларны рәсем ясауның гадәти булмаган техникасы белән гаилә белән эшләү буенча белгеч таныштырды.
Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева 2 нче социаль участокта «Һөнәр сайлау – җитди эш» дигән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара «Һөнәр сайлау матрицасы» эш программасы кысаларында оештырылды.
Халыкара куркынычсыз Интернет көне кысаларында Яшел Үзәндә «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме тәрбияләнүчеләре белән тематик әңгәмә үткәрделәр.
«Кит Строй» ҖЧҖ 2 хезмәткәргә 637,9 мең сум түләде.
Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкәннәр һәм балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен кызыклы программа үтте.
Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. 9 гыйнвардан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру һәм скрининглар узу өчен медицина учреждениеләренә китерү яңадан башланды.
Минзәлә муниципаль районында «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Робототехника» технологиясе актив кулланыла. Бу технология ярдәмендә балаларда конструкцияләү һәм модельләштерү күнекмәләре формалаша, иҗади активлык, күзаллау һәм фантазия үсеш ала.
Шушы көннәрдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Россия законнары» мәгълүмати-хокукый базасы белән эшләү буенча практикум узды.